Газетага язылу

Путин белән Трампның бүген үк очрашырга мөмкин булуын әйттеләр

АТЭС саммиты кысасында Россия һәм АКШ лидерлары Владимир Путин белән Дональд Трамп арасында тәүге элемтәләр инде бүген кичен үк булырга мөмкин.

Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков “Вести” журналисты Павел Зарубинга шулай дип белдергән.

“Безнең Президент Кушма Штатлар лидеры белән АТЭС саммиты барышында берничә тапкыр аралашачак”, – дигән Ушаков журналистның Путин белән Трамп арасындагы ике яклы очрашуы турындагы соравына җавап биреп. Ул лидерларның тулы кыйммәтле аралашу һәм мөһим мәсьәләләрне карау мөмкинлегенә ия булачагына ышануын әйткән. Ушаков сүзләренә караганда, очрашу, тантаналы мәҗлес барышында, бүген кичен үк булырга мөмкин.

Президент ярдәмчесе билгеләп үткәнчә, Путин һәм Трамп шулай ук иртәгә – саммит утырышында һәм ул тәмамланганнан соң, һичшиксез, очрашачак. Ушаков лидерлар очрашуында зур делегацияләрнең булмаячагын да искәрткән.

Исегезгә төшерәбез: иртәгә – 19 ноябрьдә Владимир Путин, Дональд Трамп һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин АТЭС саммиты кысасында өч яклы очрашу уздырачак. Аның әһәмияте гаять зур, чөнки мондый форматта тәүге очрашу булачак бу, дип басым ясап әйткән Ушаков.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре