Статистик мәгълүматлар буенча, «Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасына якынча 1,8 миллион мөрәҗәгать кергән. Аларның 20% ы социаль өлкәгә кагыла. Популярлык буенча икенче урында – дәүләт һәм җәмгыять темалары, шулай ук инфраструктура (11әр%).
Торак сәясәте (10%), икътисад (9%) һәм махсус хәрби операция (8%) мәсьәләләре шулай ук ешрак булып чыккан.
Сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгатьләрнең 7% ы туры килгән.
Программа эфирга 19 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә чыгачак. 4 декабрьдә башланган сорауларны җыю эфир тәмамланганчы дәвам итәчәк. Узган елдагы кебек үк, мөрәҗәгатьләрне уку һәм эшкәртү өчен GigaChat нейрочелтәре кулланыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез