Россия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында “Татар-Информ” журналистына җавап биреп: “БРИКС – ул Көнбатышка каршы тору коралы түгел”, – дип белдерде.
Илбашы фикеренчә, БРИКС иң беренче чиратта, оешмада катнашучы илләр мәнфәгатьләрен кайгырту өчен кирәк. “БРИКС тиз үсә. Шуңа күрә аңа карата кызыксыну зур. Чөнки оешмада эш бер-береңне хөрмәт итү нигезендә алып барыла, ә каралар уртак рәвештә кабул ителә”, – диде Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез