Россия Президенты Владимир Путин телефон аша ЦРУ директоры Уильям Бернс белән аралашкан. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән.
Моңа кадәр CNN телеканалы, үзенә генә мәгълүм чыганаклар мәгълүматларына таянып, Бернсның Украина буенча Россияне кисәтү һәм Кремльнең ниятләрен белү өчен Мәскәүгә килүе турында хәбәр иткән. Бу мәгълүматлар буенча, ЦРУ директоры үзенең визитыннан соң, Киев белән Мәскәү арасындагы киеренкелекне киметү өчен, Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшкән.
“Телефон аша ике яклы мөнәсәбәтләр, дипломатик өлкәдәге кризис, җирле конфликтлар буенча фикер алышу булды”. – дигән Песков, Путин белән Бернс арасындагы әңгәмәнең эчтәлегенә кагылып.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез