«Киләчәк уеннары» халыкара турнирын ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин фиджитал спортның халык арасында да популярлык казаначак дигән фикерен әйтте.
Россия лидеры сүзләренчә, фиджитал спорт балаларда, яшьләрдә аеруча да кызыксыну уятачак, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга бер этәргеч тә булачак.
Владимир Путин әйтүенчә, Уеннарда сәясәткә урын юк.
- Уеннар мәйданнарында чын спорт хакимлек итәчәк, - диде ул. - Иң-иңнәрнең ярышлары мавыктыргыч булачак, халыкның игътибарын яулаячак, яңа «йолдызлар» ачыкланачак.
Путин белдергәнчә, дөньядагы яңа сәхифә - фиджитал-спорт тарихы нәкъ тә Россиядә языла башлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез