Путин гуманитар абитуриентлар өчен тарих буенча мәҗбүри бердәм имтихан кертүне хуплады

Россия Президенты Владимир Путин тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) югары уку йортларына гуманитар һәм социаль-икътисадый юнәлешләргә керә торган абитуриентлар өчен мәҗбүри итү инициативасын хуплавын белдерде. Бу идея буенча фикер алышу президентның тарих буенча яңа дәреслек авторлары һәм мөхәррирләре белән очрашуында булды.

Путин тәкъдимне уңай бәяләде. Ул шулай ук имтихан тапшыруның шәхси тәҗрибәсе белән дә уртаклашты: «Мин университетка укырга кергәндә нәкъ менә тарихтан имтихан тапшырдым».

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре