Путин һәм Трамп Аляскада 15 августта очрашу уздырачак

Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп 15 августта Аляскада очрашачак. Бу хакта журналистларга Россия лидеры ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Ул ассызыклаганча, ике ил - уртак чикне аерып торучы якын күршеләр.

"Безнең делегациянең Беринг бугазы аша очуы һәм нәкъ менә Аляскада әлеге мөһим һәм көтелгән саммит узуы мантыйки", - дип аңлатты Ушаков.

Сөйләшүләрнең төп темасы Украинадагы конфликтның озак вакытлы тыныч чишелешен эзләү булачак. Әмма яклар шулай ук Арктикада икътисади хезмәттәшлек турында фикер алышачак, анда Россия һәм АКШның уртак мәнфәгатьләре һәм перспектив проектлары бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре