Путин якыннары хөкем ителгәннәрне дәүләт органнарына эшкә алу мәсьәләсен өйрәнергә кушты

Россиядә якыннары хөкем ителгәннәрне дәүләт органнарына эшкә алуны тыю бетерелергә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путинның бу мәсьәләне өйрәнүгә бәйле поручениесе Кремль сайтына урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.

Хөкүмәт федераль дәүләт хезмәте, дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләргә телүчеләр яки биләүчеләр тапшыра торган мәгълүматларга кагылышлы норматив-хокукый актларны өйрәнергә тиеш булачак. Министрлар Кабинеты, кирәк дип тапкан очракта, нигезсез киртәләрне бетерү өчен законны яхшырту тәкъдимнәрен эшләп тапшырачак.

Владимир Путинга якыннары хөкем ителгәннәрне дәүләт органнарына эшкә алуны тыюны юкка чыгару тәкъдимен быел апрель аенда Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездында җиткергәннәр. Дәүләт башлыгы ул чагында кадрлар сәясәтендә кешеләрнең эшлекле сыйфатларын исәпкә алырга тиешлеген белдергән. Бу җәһәттән карар һәр конкрет очракка бәйле рәвештә аерым кабул ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре