Бүген Россия Президенты Владимир Путин, “ВГТРК” хәрби корреспонденты Евгений Поддубныйга шалтыратып, аны туган көне белән котлаган. Исегезгә төшерәбез: хәрби корреспондент Курск өлкәсендә Украина дроннары һөҗүм иткәндә яраланган иде.
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия лидеры Поддубныйга, тизрәк савыгып, эшкә әйләнеп кайтуын теләгән.
Бүген хәрби корреспондентка 41 яшь тулган. Россия тележурналисты – хәрби конфликтлар турында берничә документаль фильм һәм бик күп репортажлар авторы. Ул шулай ук Президентның хәрби корреспондентлар белән очрашуында катнашкан булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез