Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, илдәге инфляция дәрәҗәсе – борчу уятучы билге булып тора. Бу хакта ул туры эфир барышында әйтте.
“Бүгенге чарага әзерләнгәндә, кичә Россия Үзәк Банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина белән сөйләштем. Ул инфляция 9,2-9,3 процент дәрәҗәсендә диде”, – дип сөйләде Владимир Путин.
Аның әйтүенчә, Ил Хөкүмәте һәм Үзәк Банк алдында инфляцияне “җирләштерү” бурычы тора. “Төрле фаразларга караганда, киләсе елда әлеге күрсәткеч якынча 2-2,5 процент дәрәҗәсендә булырга тиеш. Гомумән алганда, вазгыять тотрыклы һәм ышанычлы”, – диде Илбашы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез