Путин Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә хәрби хәрәкәтләрне вакытлыча туктатып тору турында игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә хәрби хәрәкәтләрне вакытлыча туктатып торуы турында игълан итте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Югары Башкомандующие Владимир Путин карары нигезендә, гуманитар сәбәпләрдән чыгып, Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү көннәрендә. 7 сеннән 8 майга каршы төндә 00 сәгатьтән 10ыннан 11 майга каршы төнгә 00 сәгатькә кадәр Россия ягы хәрби хәрәкәтләрне вакытлыча туктатып тору турында игълан итә”, – диелгән белдерүдә.

Бу чорда барлык хәрби хәрәкәтләр туктатыла. Шул ук вакытта, Украина ягы вакытлыча тынычлыкны бозган очракта, Россия Кораллы көчләренең нәтиҗәле җавап бирәчәге турында билгеләп үтелгән.

“Россия ягы Украина кризисының беренче сәбәпләрен юкка чыгаруга, халыкара партнерлар белән конструктив хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән тынычлык урнаштыру турында килешүләргә әзер булуы хакында тагын бер кат белдерә”, – диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Донбасс махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" эвакуированные эвакуируемые "служба по контракту" "герой россии" "батальон" "МХО" "контрактники" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында батальоны

Көн хәбәре