Туры эфир барышында Россия Президентыннан Казан һәм Татарстан башкаласында узган БРИКС саммиты турында сорадылар.
“Казан – үсеш юлында алга таба бик зур адым ясады. Берниди арттыруларсыз. Казан – Европаның иң яхшы шәһәрләреннән берсе. Моны рәхәтләнеп әйтәм”, – диде ул.
Владимир Путин кайчандыр Казанга килгәч, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән кешеләр яши торган землянкаларга кергәнен искә төшерде. “Татарларга, аларның мәдәниятенә тиешле бәя бирәсем килә. Беләсезме, йортлары чип-чиста, өстәлдә тәмле чәкчәк тора. Хәзер барысы да (землянкалар – ред.) үзгәргән. Казан үсә. Бик матур шәһәр. Метро да барлыкка килгән. Ул вакытта Минтимер Шәймиев белән аны төзергә кирәк дип сөйләшкән идек, шулай эшләгәннәр дә. Республиканың яңа башлыгы Рөстәм Миңнеханов та әлеге эстафетаны тотып алып, бик уңышлы эшли. Гомумән, Казанда, Татарстанда төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яши, алар бик тә сәләтле”, – диде Владимир Путин.
“Казанда БРИКСның штаб-фатирын булдыру теләге юкмы?” – дигән сорауга җавап итеп, дәүләт башлыгы мондый уй булмавын әйтте. “Ничек кенә булмасын, Татарстан башкаласының бөтен мөмкинлекләрен файдаланачакбыз”, – диде Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез