Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммиты йомгакларына багышланган зур матбугат очрашуында Казан халкы алдында гафу үтенде.
“Форсаттан файдаланып, Татарстан җитәкчелегенә, Казан мэриясенә кунакчыллык һәм безнең уртак эш өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышканнары өчен рәхмәт әйтәм. Казан халкы алдында кайбер уңайсызлыклар – кортежлар йөрү аркасында юлларны ябып торырга туры килгәне өчен гафу үтенәсем килә. Әлеге сынаулар юкка түгел иде. Эш өчен шундый шартлар тудырганыгыз өчен рәхмәт”, – диде Илбашы.
Россия Президентының зур матбугат очрашуы 18 сәгать 20 минутта башланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез