Путин: "Казанда БРИКСның йомык боҗра түгел икәнен расладык"

БРИКС – әлеге берләшмә кыйммәтләрен уртаклашкан һәм уртак чишелешләрне эзләү юнәлешендә эшләргә әзер булган һәркем өчен ачык. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Казанда узган уналтынчы саммит йомгакларына багышланган зур матбугат очрашуында әйтте.

“Казанда БРИКСның йомык боҗра түгел икәнен расладык. Ул берләшмә кыйммәтләрен уртаклашкан һәм читтән басым ясамыйча уртак чишелешләрне эзләү юнәлешендә эшләргә әзер булган һәркем өчен ачык”, – диде Владимир Путин.

Илбашы сүзләренә караганда, БРИКС дөньяда нәкъ менә шундый хезмәттәшлеккә ихтыяҗ артуына игътибар итмичә кала алмый.

“БРИКСны дәүләт-партнерлар яңа категориясен гамәлгә кертү барәбәренә үстерү мөмкинлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирдек. Бу көннәрдә делегация лидерлары рәсми булмаган шартларда аралашты, ике яклы очрашулар күп узды, без дә оешмада катнашучы илләр башлыклары белән мөмкин кадәр күрешергә тырыштык”, – диде Владимир Путин.

Россия Президенты хезмәттәшләренә саммитка килгәннәре өчен рәхмәт тә әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре