Бүген Казан аэропорты территориясендә транспорт хәрәкәте чикләнелергә мөмкин. “Киләчәк уеннары”н үткәрүгә, аерым алганда, Россия Президенты Владимир Путин, шулай ук башка илләр башлыклары килүгә бәйле бу. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда яшәүчеләргә аэропортка электричкада бару киңәш ителә. Электричка тимер юл вокзалыннан китә. Сүз уңаеннан, әлеге юнәлеш буенча өстәмә 8 рейс (4 мартка кадәр) булдырылган.
Исегезгә төшерәбез: бүген Казанга “Киләчәк уеннары”н ачу тантанасына Россия Президенты Владимир Путин, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон һәм Кыргызстан Президенты Садыр Җапаров килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез