Путин «Киләчәк уеннары» турында: «Татарстанда барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган»

Татарстан Рәисе Рөстәм Минеханов белән очрашу барышында Россия Президенты Владимир Путин Казанда узучы “Киләчәк уеннары”ның оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә.

– Ачылыш тантанасын оештыруда ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, – диде ул республика башлыгына. – Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган – Татарстанда һәрвакытта да шулай, сез моны эшли беләсез.

Владимир Путин әлеге уеннарның халыкара дәрәҗәдә үткәрелүен һәм ачылыш тантанасы республика гына түгел, ил күләмендә дә лаеклы дәрәҗәдә узуын искәртте.

– Мондый зур чараны Татарстанда үткәрергә ышанып тапшырганыгыз өчен бик зур рәхмәт, Владимир Владимирович, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кунакларыгыз өчен дә рәхмәт, алар бик канәгать. Иртән Таҗикстан Президентын озаттык. Ул: “Владимир Владимировичка рәхмәтемне һәм хөрмәтемне тапшырыгыз”, – диде, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре