Путин: Көнбатыштагы сәясәтчеләр Россиянең тынычлык тәкъдиме асылына төшенергә теләми

Көнбатыштагы күп кенә сәясәтчеләр Россиянең Украина кризисын тыныч юл белән хәл итү тәкъдименең асылына төшенергә теләмәде. Президент Владимир Путин Примаков укуларын оештыручылар һәм анда катнашучыларга мөрәҗәгатендә шулай дип белдергән. Мөрәҗәгать Кремль сайтына урнаштырылган. Конференциядә аны Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков укып үткән, дип хәбәр итә “ТАСС”.

Путин форумда катнашучыларның Россия тәкъдименә төптән уйлап карауларына һәм аның кораллы низагны туктату мөмкинлеген күздә тотуын аңлаячакларына ышаныч белдергән.

Президент сүзләренә караганда, күренекле дәүләт әһеле, дипломат һәм галим Евгений Примаков исемен йөртүче форум иң абруйлы халыкара чаралар исәбенә кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре