Россия хәрбиләре хәзерге вакытта Курск өлкәсеннән дошманны бәреп чыгару белән шөгыльләнә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында әйтте. Әмма ул әлеге операция төгәл кайчан тәмамланачагын әйтүдән баш тартты.
“Мин хәзер моның төгәл көнен әйтә алмыйм, мондый фараз бирәсем дә килми. Егетләребез көрәшә. Нәкъ менә хәзерге вакытта бәрелеш бара. Башкача була да алмый”, – диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы әйтүенчә, ул операциянең тәмамлану вакытын белә. “Күз алдына китерәм, беләм, миңа даими рәвештә мәгълүмат җиткерәләр. Әмма гафу итегез, тәгаен көннәрне атап сөйләшә алмыйм. Бу алай гына эшләнми”, – диде Илбашы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез