Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин Кытайга сәфәре барышында журналистлар белән үткәрелгән брифингта шулай дип белдергән.
“Новороссия трассасын саклау өчен, йөртүчеләрне саклау өчен барын да эшләячәкбез, үзебезнең чик буйлап иминлек полосасын булдырып, дошманны бу юнәлештә дә, башка юнәлештәгеләрдәге кебек үк, артка чигендерәчәкбез”, – дип ышандырып әйткән Россия лидеры.
Кырым күперен торгызу эшләре барышында ярымутрауга азык-төлек һәм барлык кирәк-ярак китереләчәк, дип белдергән Президент. Соңгы көннәрдә Украина кораллы көчләре Кырым күперен 3 тапкыр һөҗүмгә тоткан.
Беренче тапкыр – 16 ноябрьдә, шуннан – 17 ноябрьгә каршы төндә. Ә өченче һөҗүм бүген төнлә булган. Бу юлы күпернең тимер юл өлеше һөҗүмнең төп максатына әйләнгән. Владимир Путин журналистлар алдындагы чыгышында Кырым күперенә һөҗүмгә җавап биреләчәген вәгъдә итеп, корылмадагы тимер юл өлешенең инде торгызылуын да әйткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез