Россия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында туучылар саны кимүен әйтте.
“Кызганыч, әлеге күрсәткеч 1,41 процентка кадәр төште. Бу бик аз. Башка илләрдә дә, мәсәлән, Финляндия, Норвегия шул ук хәлдә”, – диде Президент.
Владимир Путин әйтүенчә, бүген илнең 35ләп төбәгендә туучылар саны моннан да азрак. “Алар өчен аерым программа төзергә һәм ярдәм итәргә кирәк”, – диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин әйтүенчә, Россиядә туучылар күрсәткечен 2,3 процентка кадәр күтәрү бурычы тора. “Кызлар кирәк, кызлар!” – диде Илбашы.
Бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чараларына килгәндә, бүген илдә махсус программа гамәлдә. “Бүген йөклелек чорыннан алып, 17 яшькә кадәр балаларга түләнүче бердәм пособиене илдә яшәүче 10 миллионнан артык бала, якынча 320 мең йөкле хатын-кыз ала. Тагын бер үзенчәлекле ярдәм чарасы – ана капиталы. Мондый түләү дөнья күләмендә дә бүтән юк. Ул алга таба да дәвам итәчәк”, – диде Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез