Путин Ленинград сугышы тәмамлану көнен Хәрби дан көне дип тану турындагы законныимзалады

Россия Президенты Владимир Путин 9 августны, Ленинград өчен сугыш тәмамлану көнен, Хәрби дан көне дип тану турындагы законга имза куйды. Документ хокукый актларның рәсми порталында чыкты.

Дәүләт башлыгы элегрәк бу закон проектын Дәүләт Думасына үзе керткән иде. Парламентның түбән палатасы аны 19 мартта кабул итте, Федерация Советы документны 27 мартта хуплады.

Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, Хәрби данның яңа көнен билгеләү «Ленинград сугышының Бөек Ватан сугышының иң озын сугышы буларак хәрби-стратегик әһәмиятен ассызыклаячак һәм Ленинградны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерәчәк».

Ленинград өчен сугыш Бөек Ватан сугышы башланганнан соң өч атнадан да азрак вакыт узгач, 1941 елның 10 июлендә башлана.

2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, агымдагы ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре