Газетага язылу

Путин машина базарының киләчәге турында әйтте

Россия Президенты Владимир Путиннан туры эфир барышында бу ел азагында автомобильләргә утильләштерү җыемын арттыру сәбәпле, машина бәяләре кыйммәтләнүгә бәйле фикерен сорадылар.

«Ил Хөкүмәте бу мәсьәлә турына белә. Бу Финанс министрлыгының үсешнең технологик өлкәсеннән өстәмә керем алу теләге белән бәйле. Утильләштерү җыемын арттыру гел булып тормаячак дип уйлыйм», – диде ул.

«Үзебезнең илдә җитештерелгән машинамы әллә «иномарка»мы?» – дигән сорауга җавап йөзеннән: «Иномарка» сайлагыз дисәм, сәер яңгырар иде», – диде ул уенын-чыны бергә кушып.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре