Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдән Казанга кадәрге М12 “Восток” юлын салуда катнашкан белгечләрнең барысына да рәхмәт белдереп, проектның рекордлы вакыт эчендә төгәлләнүен әйтте.
“Әлеге әһәмиятле юлны төзүдә катнашкан барлык белгечләргә, эшчеләр, инженерлар, проектлаучыларга рәхмәт белдерәм. Гаять зур хезмәтегез, эшне бик кызу тотуыгыз һәм төзелешне графиктан алда төгәлләвегез өчен рәхмәт! Монысы да бик мөһим. Кыска гына вакыт эчендә – өч елда шундый зур һәм катлаулы проектның бездә беркайчан да тормышка ашырылганы юк иде әле”, – диде дәүләт башлыгы автомобиль юлын ачу тантанасында.
Проектны ул, әйбәт ориентир, Россия белгечләренең сыйфатлырак, тизрәк һәм күбрәк төзи алуына тагын бер дәлил, дип бәяләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез