Дәүләт башлыгы Меликовның вазыйфасыннан китүе башка эшкә күчү белән бәйле, дип ачыклык кертте.
Сергей Меликов Дагыстанны 2020 елның октябреннән җитәкләде, бу вазифада Владимир Васильевны алыштырды. Аның төбәк җитәкчесе буларак вәкаләтләре бу елның сентябрендә тәмамланырга тиеш иде.
Апрель уртасында Меликов вакытыннан алда отставкага китү мөмкинлеге турындагы имеш-мимешләрне кире какты, әмма соңрак аның язмышы РФ Президенты карарына бәйле, дип белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез