Котлау Кремль сайтында урнаштырылган.
«Иран Ислам Республикасының Югары җитәкчесе итеп сайлануыгыз уңаеннан чын күңелдән котлаулыйм», - диелә рәсми мөрәҗәгать текстында.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, ил кораллы агрессиягә каршы торган шартларда югары вазифа дәүләтнең яңа башлыгыннан зур батырлык һәм фидакарьлек таләп итәчәк.
«Әтиегезнең эшен намус белән дәвам итәрсез һәм җитди сынаулар кичергән Иран халкын берләштерерсез, дип ышанам», – диде Россия Президенты.
Мөрәҗәгатен тәмамлап, Путин Моджтаба Хаменеига рухи көч, нык сәламәтлек һәм ил алдында торган катлаулы бурычларны хәл итүдә уңышлар теләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез