Владимир Путин Хөкүмәт утырышында түбәндәге фикерне әйткән.
– Миңа калса, хәзер – Яңа ел алдыннан мондый чикләүләрне кертү авыр булачак. Кешеләргә күп авырлыклар тудырачакбыз, –Владимир Путин “Бердәм Россия” генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм Россия транспорт министры Виталий Савельевның Дәүләт Думасында транспортка QR-кодлар кертү турында закон проектын карап тикшерүдән алу карарына җавап итеп шулай дип белдергән.
Андрей Турчак әйтүенчә, закон проекты эшләп җиткерүне таләп итә. Шулай да транспортка QR-кодлар кертү мәсьәләсе көн кадагыннан алынмый. Ахыр карар илдәге санитария-эпидемиологик хәлләргә бәйле булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез