Президент Владимир Путин бу җәһәттән указга кул куйган, дип яза Интерфакс. Документта мондый чаралар өчен нигезләр арасыннан пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычын булдырмауга юнәлдерелгән чараларның нәтиҗәсезлеген ачыклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектның КИ объектын торгызмавы яки вакытында торгызмавы аталып үткән.
КИ объектлары төшенчәсе ягулык-энергетика комплексы, сәнәгать, элемтә, коммуналь, транспорт, логистика инфраструктурасы, энергетика объектларын тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле объектларны, бик мөһим һәм хәтәр объектларны, шул ук ил иминлеген һәм халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле башка объектларны күздә тота. Вакытлыча идарәче “Росимущество” булачак. Әмма Хөкүмәт Президент кушуы буенча бу функцияне башка затка да йөкләргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез