Мәскәү һәм Улан-Батор Монголиягә ташламалы бәядән ягулык һәм ягулык-майлау материаллары җибәрү турында илләр хакимияте арасында килешү төзү буенча эшли. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Монголиягә беренче сәфәре алдыннан «Оноодор» Монголия газетасына биргән интервьюсында әйтте.
Ул әйткәнчә, Россия Монголиядәге дусларының ягулыкка артып килгән ихтыяҗны тәэмин итү үтенечләренә һәрвакыт җавап бирә.
Россия лидеры сүзләренчә, соңгы елларда дустанә ике ил икътисадта һәм сәнәгатьтә берничә яңа перспективалы проект эшли. Алар арасында Россиядән Кытайга трансмонгол газүткәргече төзелеше, уртак оешма – Улан-Батор тимер юлын модернизацияләү һәм нәтиҗәлелеген арттыру һәм башкалар бар.
Шулай ук интервьюда Россия лидеры Монголиянең сәяси тормышына бәя бирде, Украинага бәйле сорауларга җавап бирде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез