Путин нинди вакцина кадатуын әйтте

Владимир Путин коронавирустан прививка ясаткач видео-фото куймады, кайсы вакцинаны кадатуын да әйтмәгән иде: "Белгечләр конкуренция булмасын өчен кайсысын ясатуымны әйтмәскә кушты", - диде ул.

Путин "Спутник V" вакцинасын кадаткан. Беренче прививкадан соң Президент бернәрсә дә тоймаган, ә икенчесеннән соң бераз температурасы булган. Ләкин икенче көнне иртәнгә температурасы 36,6 булган.

Шулай ук Владимир Путин якыннарының да вакцина ясатуын әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин Владимир #ВладимирПутин

Көн хәбәре