Россия Президенты Владимир Путин Россия гражданлыгын алу процедурасын гадиләштерүне хуплады. Бу хакта ул Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә әйтте.
Илдә гадиләштерелгән тәртиптә Россия гражданлыгын алу мөмкинлеген Донбасс халкына бирделәр. Шулай ук ватандашлар өчен күченү һәм гражданлык алу процедуралары да җиңеләйтелгән, дип искәртте дәүләт башлыгы.
Шул ук вакытта законсыз миграция юлына ышанычлы киртә куярга кирәк, дип өстәде Владимир Путин. Хезмәт базарындагы вазгыять контролендә беренче чиратта Россия гражданнарының мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез