Газетага язылу

Путин Россия паралимпиячеләренә флаг һәм гимн белән чыгыш ясауны кайтаруны «җиңү» дип атады

Россия Президенты Владимир Путин Россия паралимпиячеләренең халыкара ярышларда флаг һәм гимн белән чыгыш ясау хокукын кире кайтарылуны җиңү дип атады.

Аның Россия Паралимпия комитетына нигез салынуга 30 ел тулу уңаеннан котлавында шул хакта әйтелә.

«Бүген безнең паралимпиячеләр кабат милли символика, флаг һәм гимн белән зур халыкара ярышларда чыгыш ясавы куанычлы. Моны безнең уртак зур җиңүебез дип саныйм», - диелә дәүләт лидеры мөрәҗәгатендә.

Путин сүзләренчә, Россия Паралимпия комитеты мөһим социаль роль уйный. Ул сәламәтлеге чикле кешеләрне берләштерә, аларга спорт белән шөгыльләнергә һәм үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә.

«Күп очракта мондый грамоталы, эзлекле эш нәтиҗәсендә Россия спортчылары дөнья һәм Европа чемпионатларында, җәйге һәм кышкы Паралимпия уеннарында зур казанышларга ирешә», - диде Президент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре