Газетага язылу

Путин Россия транспорт министры белән Казан аэропортын модернизацияләү турында сөйләште

Россия Президенты Владимир Путин транспорт министры Дмитрий Ядров белән очрашу уздырды. Алар аэропортларны модернизацияләү, авиаэлемтәне үстерү һәм яңа самолетларны сертификацияләү турында фикер алыштылар. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

2026 елда Барнаулда, Оренбургта, Благовещенскида, Псковта һәм Казанда яңа терминаллар ачылды. Шулай ук аэродром инфраструктурасын яңарту дәвам итә. Объектларны Махачкалада, Грозныйда һәм Новосибирскида файдалануга тапшырдылар, Пермьдә перронны ремонтлауны төгәлләделәр. Ел ахырына кадәр Магнитогорскида перронны реконструкцияләргә планлаштыралар.

Тугыз ай эчендә транспорт комплексы 11,5 млрд пассажирга һәм 5,7 млрд тонна йөккә хезмәт күрсәткән. Россия авиакомпанияләре 79,6 млн кешене күчергән. Очышларның 55 процентка якыны Мәскәүне урап үтелгән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре