Газетага язылу

Путин Россия хәрби көчләренең штат санын арттырды

РФ Кораллы көчләренең штат саны 2 399 130 кешедән, шул исәптән 1 510 000 хәрби хезмәткәрдән, 2 441 630 кешегә кадәр арттырылды.

 Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия Федерациясе Оборона министрлыгына федераль бюджеттан әлеге указның 1 пунктын гамәлгә ашыру өчен кирәкле бюджет  бүлеп бирүне күздә тотарга», – диелгән документта.

Шунлыктан  кораллы көчләрдә 42,5 мең кешегә, шул исәптән 41,5 мең хәрби хезмәткәргә, күбрәк булырга тиеш. Моңа кадәр Россия хәрби көчләренең штат саны соңгы тапкыр дәүләт башлыгы тарафыннан 2026 елның 12 июнендә арттырылган иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин

Көн хәбәре