Россия Президенты Владимир Путин илдә коронавирус белән бәйле катлаулы вәзгыять тууын әйтте: хәзер көненә 40 меңнән артык кеше авырый, моңа кадәр әле мондый хәл күзәтелмәгән.
"Безнең илдә вәзгыять бик катлаулы, 40 меңнән артык авыру исәпләнә. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде", - диде Путин оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре белән киңәшмәдә.
Ул шулай ук бүген Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин, Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, вице-премьер Татьяна Голикова белән сөйләшкәнлеген әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез