Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин кабат «демография мәсьәләләре» белән шөгыльләнәчәк. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Павел Зарубин Telegram-каналында дәүләт башлыгының графигы турында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Президент шулай ук РФ Иминлек советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрергә һәм Рус география җәмгыяте съездында катнашырга ниятли», – дип өстәде Зарубин.
2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге перспективага илкүләм үсеш максатлары турындагы указда Путин Россиядә туучылар санын арттырырга, өченче һәм аннан соңгы балаларның ешрак тууына ирешергә кушты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез