Чит илләрнең күп кенә брендлары үз дәүләтләренең хөкүмәте басымы астында Россиядән китәргә мәҗбүр. Аларга бу зур зыян китерә. Россия Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгының Күзәтчелек советы утырышында шулай дип белдергән.
“Белүегезчә, бүген аларның күбесе үз дәүләтләре хөкүмәте басымы астында безнең базардан китәргә мәҗбүр. Ярый, китсеннәр, уңышлар насыйп итсен үзләренә. Әмма брендлар безнең базарны югалту аркасында зур зыян күрә” –, дигән Президент.
Дәүләт башлыгы шулай ук күбесенең теләмичә китүләрен, моның шулай икәнен шәхсән үзе белүен билгеләп үткән. Шул ук вакытта Президент брендлардан соң инфраструктура, әйбәт әзерлекле персоналның калуына игътибар иткән. Илебез бизнесена үсү өчен уникаль мөмкинлекләр пәйда булды, дигән ул.
“Бездә барысы да җимереләчәк, дип уйлаганнардыр. Берни җимерелми: компанияләребез, эшмәкәрләребез бу предприятиеләрне һәм хәтта тулы бер юнәлешләрне үз кулына ала”, – дип искәрткән Путин.
Исегезгә төшерәбез: Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң Көнбатыш илләренең күренекле брендлары Россия базарыннан китүләре һәм инвестицияләр салуны туктатып торулары турында белдерде. АКШның Йельск университеты мәгълүматларына караганда, меңнән артыграк компания шул хакта белдергән.
Компанияләр Россия базарыннан китә башлагач, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы параллель импорт өчен товарлар исемлеген раслады. Җитештерүче яки бренд хуҗасы ризалыгыннан башка гына илгә кертеп була торган товарлар исемлеге бу. Аерым алганда, аңа электроника, автомобиль, спорт кирәк-яраклары җитештерүчеләрнең товарлары керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез