Путин: "Россиягә янауның мәгънәсе юк"

Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, Россиягә янауның мәгънәсе юк. Бу хакта ул Казанда узган уналтынчы саммит йомгакларына багышланган зур матбугат очрашуында әйтте.

“Теләсә кемгә янап була. Россиягә янауның мәгънәсе юк. Бу – безне дәртләндерә генә. Әмма мин Президент Трамп белән мондый эчтәлектәге сөйләшүне хәтерләмим”, – диде Владимир Путин бер журналистның АКШ экс-президенты Дональд Трамптан килгән янаулар турындагы имеш-мимешләргә бәйле сорауга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре