Путин: «Спортның классик төрләрен һәм киберспортны берләштерү идеясе Россиядә туды»

Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының рәсми ачылыш тантанасы бара. Чарада катнашучыларны һәм спортчыларны Россия Президенты сәламләде.

- Хөрмәтле турнирда катнашучылар! Дуслар! Россиядә фиджитал спортының пионерларын сәламләүгә шатмын. Бу, чыннан да, киләчәк уеннары! - диде ил Президенты.

Россия Президенты әйтүенчә, спортның классик төрләрен һәм киберспортны берләштерү идеясе Россиядә туган.

- Безнең ил планетаның әйдәп баручы спорт державаларының берсе, - диде ул. - Без һәрвакыт спортны һәм аның югары гуманистик кыйммәтләрен алга сөрү өчен чыгыш ясадык. «Киләчәк уеннары» – дөньякүләм спорт өчен бүләк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре