Газетага язылу

Путин: «СВОда булган хәрбиләргә ил язмышын ышанып тапшырырга куркыныч түгел»

Россия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында СВОда булган хәрбиләргә тыныч тормышка яраклашырга ярдәм итү турында әйтте.

«СВОда булган хәрбиләрнең мөмкинлекләре бик зур. Әйе, баштарак, әлбәттә, тыныч тормышка әйләнеп кайткан хәрбиләрнең киләчәк карьераларына кагылышлы билгеле бер шик бар иде, әмма алга таба үзен тагын да камилләштерергә теләүчеләр өчен дәүләт барысын да эшләргә тиеш», – диде ул.

Илбашы әйтүенчә, мондый егетләрне җыярга һәм эшкә әзерләргә кирәк. «Аларга ил язмышын ышанып тапшыру куркыныч түгел», – диде Владимир Путин.

Бу уңайдан ул «Геройлар вакыты» программасын тормышка ашыручы төбәк җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Әлеге укуларны узучыларның күбесе төрле вазыйфаларда эшли, шул исәптән Президент администрациясендә дә. Бу программа бик уңышлы», – диде Владимир Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре