Газетага язылу

Путин СВОда һәлак булган хәрбинең хатыныннан гафу үтенде

Росссия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында СВОда һәлак булган хәрбинең хатыныннан гафу үтенде

«Ел йомгаклары» кысасында Илбашына Новосибирскида яшәүче Кристина Сергеева мөрәҗәгать итте. Аның ире 2024 елда СВОда һәлак булган. Гаиләдә ике бала ятим калган. Әмма балалар бүгенгә кадәр туендыручыны югалту буенча пенсия ала алмый икән.

 “Мин сездән гафу үтенергә телим. Моңа кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә тиешле хезмәтләрнең шулай ашыкмавы өчен гафу үтенәсем килә. Зинһар, безне гафу итегез. Ышандырып әйтәм, сезнең очракта бу тиз арада эшләнәчәк. Әмма проблема чыннан да бар”, – диде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы тагын бер кат искәртеп, туры эфирда яңгыраган мөрәҗәгать кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк, дип белдерде. Ул бу өлкәдә артык бюрократия белән бәйле күп проблемалар булуын билгеләп үтте һәм мондый мәсьәләләрне хәл итүне шәхси контроленә алырга вәгъдә бирде. “Алдагы биш көндә мәсҗәлә хәл ителәчәк”, – дип ассызыклады Президент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре