Путин: “СВОны уңышлы төгәлләү – озак сроклы планнарны гамәлгә ашыруның төп шарты”

Президент Владимир Путин Украинада махсус хәрби операцияне уңышлы төгәлләүнең Россиядә озак срокка исәпләнгән үсеш планнарын гамәлгә ашыру өчен төп шарт булып торуын белдергән. Бу хакта ул видеоэлемтә режимында икътисадый мәсьәләләр буенча үткәрелгән киңәшмәдә билгеләп үткән.

Владимир Путин әйтүенчә, хәзерге вакытта Хөкүмәт яңа илкүләм проектлар буенча эшне төгәлләп килә. Көн кадагында –икътисадның тотрыклы һәм озак сроклы үсеше өчен әһәмиятле мәсьәләләр, дип басым ясап әйткән ул.
“Илкүләм проектлар кәгазь боткасы өчен генә булмаска, бәлки кешеләрнең тормышында чын-чынлап уңай үзгәрешләр китереп чыгарырдай булырга тиеш. Тагын бер кат кабатлап әйтәм: планнарыбызны гамәлгә ашырганда, беренче чиратта икътисадтагы хәлләргә таянып эш итәбез. 2030 елга кадәрге чорга, махсус хәрби операцияне уңышлы төгәлләү өчен икътисадый базаны ныгытуны кертеп, икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләре буенча фикер алышырга тәкъдим итәм. Ә бу, инде күп тапкыр әйткәнемчә, Россияне үстерүнең озак сроклы планнарын тормышка ашыру өчен төп шарт”, – дигән дәүләт башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре