Россия Президенты Владимир Путин табибларга бәйле законга кул куйган. Аның нигезендә, медицина оешмалары җәмгыять өчен хәтәр гамәлләр кылырга мөмкин булган психик чирләрдән интегүчеләр турында полициягә хәбәр бирә алачак. Бу хакта норматив-хокукый актлар рәсми порталында хәбәр ителәр
Закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Анда эчке эшләр органнарының психик авырудан интегүчеләрне, чирләре көчәйгән вакытта, күзәтүдә катнашуы карала. Хәтәр гамәлләр белән янарга мөмкин булган авырулар диспансер күзәтүе барышында билгеләнәчәк. Законда шулай ук кешенең үз ризалыгыннан яки законлы вәкиле ризалыгыннан башка гына табиб сере булып торучы мәгълүматны тапшыруга нигезләр аныкланган. Аерым алганда, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүчеләрне административ күзәтү, тирә-юньдәгеләргә хәтәр белән янаган эчкечеләр яки наркоманнарны, шулай ук психик авырулы кешеләрне күзәтүдә катнашуга кагыла бу.
Сүз уңаеннан, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш психиатры Светлана Шпорт 2005 елдан бирле илдә психик чирләрдән интегүчеләр санының 20 процентка кимүен белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез