Путин ташламалы ипотека программасын озайтты

Россиядә ташламалы ипотека программасы 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылачак. Тик программа кысаларында ставка арта, ул хәзер 8 процент булачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Гаилә ипотекасы»на да үзгәрешлә кертелгән. Моннан соң аны 2018 елдан башлап туган гаиләләр генә алачак. «Хәзер, ким дигәндә, ике бала 18 яшькә җитмәгән гаиләләр өчен 6 процент белән ипотека алу мөмкинлеген тәэмин итәргә тәкъдим итәм», - дигән Владимир Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Ташламалы ипотека бөтен Россия территориясендә 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылачак

Көн хәбәре