«Бездә ислам динен тотучылар 10 проценттан күбрәк. Православие – ул көнчыгыш христианлыгы. Безнең төп традицион кыйммәтләребез, шул исәптән Татарстанда да, рухи, тәрбия, мәгариф юнәлешләре буенча барысы да туры килә», – диде Владимир Путин.
Президент әйтүенчә, Татарстанда Болгар ислам академиясен булдыру – ул республика территориясендә ислам өлкәсендә белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирүче «мөһим карар».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез