Россия Президенты Владимир Путин космонавт-сынаучы Сергей Рыжиковны III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләү турында указ имзалаган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан.
Дәүләт бүләге пилотлы космонавтиканы үстерүгә зур өлеш керткәне, шулай ук Халыкара космик станция экипажы составында озак вакытлы очыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен тапшырылган.
Сергей Рыжиков — Татарстанда туган. Ул 1974 елда Бөгелмәдә дөньяга килгән. Хәзер космонавт Мәскәү өлкәсендәге Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенең космонавтлар отрядында инструктор-космонавт-сынаучы булып эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез