Россия Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы җибәргән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия һәрвакыт Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына, зур иҗади максатлар тирәсендә гражданлык теләктәшлеге һәм бердәмлек традицияләре белән көчле булды, – диелә ил Президенты котлавында. – Бүген дә халыклар бердәмлеген саклау – безнең өчен маяк, илебез үсешенә, аның иминлеген ныгытуга, масштаблы гомуммилли бурычларны уңышлы хәл итүгә ышанычлы нигез».
Владимир Путин барлык татарстанлыларга сәламәтлек һәм эш-ниятләренең тормышка ашуын теләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез