Газетага язылу

Путин Татарстанны Россиянең инвестицион климаты рейтингында лидер булуы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин ил субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы лидерларын котлады. Үзенең котлауларын ул Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә җиткерде, дип яза «Татар-информ».

Президент билгеләп үткәнчә, быел беренчелекне Мәскәү һәм Татарстан Республикасы бүлеште. Моннан тыш, иң яхшылар рәтенә Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләре, Башкортстан, Санкт-Петербург һәм Сахалин өлкәләре кергән. Иң югары динамика күрсәткән төбәкләр арасында – Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Омск, Владимир, Волгоград өлкәләре, Краснодар һәм Приморье крае.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре