Газетага язылу

Путин төбәкләр тарафыннан кредитларны каплау срогы күчерелүе турында хәбәр итте

Төбәкләр тарафыннан бюджет кредитларын түләү срогы 2030 елдан соңгы вакытка күчерелде.

Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Чара РФ субъектларына якындагы дүрт ел дәвамында ел саен 100 миллиард сумга якын акчаларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты Путин.

«Бердәм Россия» тәкъдиме белән без төбәк бюджетларына өстәмә ярдәм күрсәтергә, бюджет кредитларын түләү срогын 2030 елдан соңгы вакытка күчерергә карар кылдык... Әлеге чара хисабына якындагы дүрт ел дәвамында федерация субъектлары карамагында ел саен 100 миллиард сум тирәсе өстәмә акча калачак», - диде Президент.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Россия Президенты, Единая Россия

Көн хәбәре