Россия Президенты Владимир Путин Россия, АКШ һәм Украина катнашындагы өчьяклы сөйләшүләрнең 10 ноябрь, сишәмбе көнне, Абу-Дабида узачагын хәбәр итте. Бу хакта ул Иминлек советының даими әгъзалары белән узган оператив киңәшмәдә белдергән. Бу хакта РИА Новости яза.
«Киләсе атнада, сишәмбе көнне, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Украина мәсьәләсе буенча өчьяклы сөйләшүләр башланырга тиеш», — дигән дәүләт башлыгы. Ул шулай ук Украинадагы низагны җайга салу буенча очрашу үткәрү мөмкинлеге биргән һәм мәйданчык тәкъдим иткән өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә рәхмәт белдергән.
Моңа кадәр АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф Абу-Дабидагы сөйләшүләрдә якларның иминлек гарантияләре, киеренкелекне киметү, гуманитар мәсьәләләр һәм тынычлык урнаштыруга таба алдагы адымнар турында фикер алышачагын хәбәр иткән иде. Кремль Россия делегациясенең катнашуын раслады. Аны Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкләячәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез