Путин: Украинадагы конфликтны тыныч юл белән хәл итәргә телибез

Россия хәрби-техник күзлектән караганда, атом-төш сугышына әзер. Россия Президенты Владимир Путин журналист Дмитрий Киселев белән “Россия-1” һәм “РИА Новости” өчен оештырылган зур әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

“Хәрби-техник күзлектән караганда, без, әлбәттә әзер. Бездә алар даими рәвештә хәрби әзерлектә тора”, – диде Владимир Путин.

Әңгәмәнең иң мөһим өзекләрен тәкъдим итәбез.

Атом-төш сугышы ихтималы турында

*АКШ гаскәрләре Украинада пәйда булса, Россия аларга басып алучы буларак караячак, алар моны аңлый.
*Россиянең атом-төш триадасы – теләсә кайсы илнекеннән заманчарак.
*АКШ атом-төш коралын үстерә, әмма ул инде иртәгә үк атом-төш сугышын башлап җибәрергә әзер, дигәнне аңлатмый бу. Америкада атом-төш сынаулары үткәрелсә, Россия дә моны эшләргә мөмкин.
*Махсус хәрби операция барышында атом-төш коралын куллану зарурилыгы беркайчан да булмады. Дәүләтебезнең яшәеше турында сүз барган очракта гына Россия атом-төш коралын кулланырга әзер.

Украина турында

*Сөйләшүләр – Киевнең яңадан кораллануы өчен тәнәфес түгел, бәлки Россиянең иминлегенә гарантия бирердән җитди сөйләшү. “Тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм: барлык бәхәсләрне һәм бу конфликтны да тыныч юл белән хәл итәргә телибез. Без моңа әзер”.
*Сөйләшүләр психотроп матдәләр кулланганнан соң “тегене-моны телим”нәргә түгел, бәлки чынбарлыкка нигезләнгән булырга тиеш.

Көнбатыш белән “намуслы килешүгә ирешү” мөмкинлеге турында: “Мин беркемгә дә ышанмыйм, әмма безгә гарантияләр кирәк”.

*Польша үз гаскәрләрен Украинага кертсә, аннан инде китмәячәк: үзенең тарихи дип санаган җирләрен кире кайтарырга теләячәк.
*Россиягә карата бездә “кызыл сызык” юк дип белдерүче илләр, бу очракта Россиянең дә мондый сызыкларының булмаячагын аңларга тиеш.

Сайлау турында

*АКШтагы сайлау алды вазгыяте торган саен кыргыйрак төсмер ала.

*Путин әйтүенчә, Дональд Трамп АКШ Президенты вазыйфасын биләгәндә, Путинның Байденга карата яхшы мөнәсәбәтен гаепләп: “Йокымсырап йөрүче Джоның җиңүен телисеңме?” – дип сораган.

Россия турында

*Россиядә салым йөге гаделрәк бүленергә тиеш. Фәкыйрьлеккә каршы көрәшү бурычларны хәл кылуга күбрәк акча эшләүчеләр ярдәм итәргә тиеш.
*Россия бизнесының шуны аңлавы кирәк: якындагы елларда кадрлар кытлыгына бәйле вазгыять яхшы якка үзгәрмәячәк. Проблеманы тамырдан хәл кылу шарт.
*Владимир Путин, җиңгән очракта, Михаил Мишустин хөкүмәте калачакмы, дигән сорауга: “Әлегә бу хакта сөйләшү дөрес булмаячак, әмма аның эше – канәгатьлек”, – дип җавап бирде.
*Россия, “Авангард” ракетасын булдырып, АКШның ракета һөҗүменнән саклану системасына керткән барлык тырышлыгын юкка чыгарды.
*Махсус хәрби операция зонасында югалтуларны киметү өчен коралны арттырырга кирәк.
*Россия төбәкләренә һөҗүм итәргә маташкан Украинаның төп максаты – Россиядә Президент сайлавын өзү булмаса да, халыкның тавыш бирүенә комачаулау.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин

Көн хәбәре